«Изгелек»тә рус теле көне (18+)

Бесплатно

Һәр елны, 21 февральдә, бөтен дөнья Халыкара туган тел көнен билгеләп үтә. Әлеге вакыйга якынлашканда, 1 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Телем, язмышым, тарихым» викторинасы уздырды. Катнашучылар туган тел буенча белемнәрен сынап карады. Уен «Мәкальне тулыландыр», «Язучыны/шагыйрьне портреты буенча таны», «Тиз уйла, сүзләр уйлап тап» кебек кызыклы һәм танып белү бәйгеләреннән торды. Бергәләп төрле телләрдә шигырьләр укыдылар, җырлар башкардылар. Кичә дустанә рухта үтте. 
#фолкурок#традициившколу#этноперемена#библиотекичелнов

Поделиться: